(23 май 2015) ТР лидеры Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең бишьеллыгына багышланган утырыш тәмамлангач, журналистлар сорауларына җавап бирде.
Икътисад үссен өчен безгә партнерлар кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Томск шәһәрендә белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ТР лидеры Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең бишьеллыгына багышланган утырыш тәмамлангач, журналистлар сорауларына җавап бирде. Аның сүзләренчә, ассоциация эшчәнлеге дәвамында аның әгъзалары булган төбәкләр саны сигездән ундүрткә кадәр җитте.
«Бүгенгә ассоциациянең бөтен үсеш институтлары белән тыгыз элемтәсе бар, беренче чиратта, РФ Икътисади үсеш министрлыгы белән, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Шул вакыт эчендә норматив кыр булдыру өлкәсендә, закон чыгаруда, икътисадның кластерлы структурасын үстерү өлкәсендә бик күп эшләр башкарылды. Чит илләрдәге шундый ук структуралар белән мөнәсәбәтләр урнаштырылу тәҗрибә алышу өчен бигрәк тә әһәмиятле – без күп нәрсәгә өйрәнергә мәҗбүр. Иң мөһиме – бергә булу, файдалы булуга теләге бик зур. Без, төбәкләр, берләшеп, ил җитәкчелегенә үз күзаллавыбызны җиткерә алабыз».
«Икътисад үссен өчен безгә партнерлар кирәк, — дип саный Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе. – Без Фарсы култыгы илләре белән актив эш итәбез. Аерым алганда, Татарстанның Төркия партнерлары, Кытай, Вьетнам, Көнчыгыш Азиянең башка илләре белән эш яхшы бара. Бу без Европа һәм Америка партнерларына ябык дигән сүз түгел. Бүгенге көндә Татарстандагы “Алабуга” махсус икътисади зонасындагы ике проектның Америка инвесторлары гамәлгә ашыруларын әйтә алам, алар бик актив эшлиләр һәм якын арада үз предприятиеләрен эшләтеп җибәрәчәкләр. Соңгы ай ярымда мин Европаның җиде-сигез иленнән килгән илчеләр һәм аларның бизнес-делегацияләре белән очраштым. Алар барысы да инде булган элемтәләр һәм мөнәсәбәтләрне югалтмаска тиешлеген аңлый. Бүген, бер яктан, билгеле бер структураларның сәяси теләге бар, икенче яктан – Россия мөмкинлекләре зур булган гаять көчле һәм гаять зур базарлы ил булган чынбарлык бар. Без Европа илләре белән хезмәттәшлекне саклап калырга тиеш».
«Татар-информ»