Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов: «Экстремизм һәм терроризм өлкәсендә вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә»

Рөстәм Миңнеханов: «Экстремизм һәм терроризм өлкәсендә вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә»

admin 26.01.2016

(25 гыйнвар, 2016 ел) Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән коллегия утырышында сөйләде.

Коллегия барышында экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшкә аеруча зур басым ясалды. Артем Хохорин сүзләренә караганда, полиция хезмәткәрләренең төп максаты —  бу өлкәдә тотрыклылыкны саклау. 2015 елда гына да алар экстремистик юнәлештәге – 68, ә террорчылык белән бәйле – 43 җинаятьне ачуга ирешкән. 28 җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылганлыгы билгеле. 100 дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Бу өлкәне җитди контрольдә тотабыз. Кызганыч, проблемалы мәчетләр һаман да бар. Өстәвенә, Сириядә законсыз рәвештә оешкан төркемнәр ягында сугышучылар арасында татарстанлыларның да булуы билгеле, — дип ассызыклады җитәкче.

2015 елда теркәлгән экстремизм белән бәйле җинаятьләрнең яртысыннан артыгы Интернет аша кылынганлыгы билгеле. Шуңа күрә хокук сакчылары бу өлкәне шулай ук җитди контрольдә тота.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш максатыннан яшьләр арасында бу афәтләрне кисәтү эшчәнлеге алып бару сорала. Моның өчен гражданлык институтлары белән мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту кирәк.

— Татарстанда экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш уңай нәтиҗәләрен бирә. Алга китеш бар, шулай да бу өлкәдә вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Татарстанда бу проблеманы актуаль һәм тагын да катлаулырак итеп күрсәтергә тырышучы көчләр бар. Шуңа күрә бу күренеш бездә шактый зур  борчу тудыра. Без Россия һәм Татарстанга “кайнар нокталар”дан боевиклар үтеп керү мөмкинлеген тулысынча юкка чыгарырга тиеш, — дип ассызыклады Президент.

http://intertat.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57