Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә

admin 30.03.2015

(30 март 2015) Сәфәрнең төп максаты — халыкара инвестицион форумда (Annual Investment Meeting, AIM-2015) катнашу.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстам Миңнеханов эш сәфәре белән — Дубайда. Сәфәрнең төп максаты — халыкара инвестицион форумда (Annual Investment Meeting, AIM-2015) катнашу, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Р.Миңнехановны Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәрендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, туристлык буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рөстәм Кәбиров һәм башкалар озатып йөри.

Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар һәм Марокконың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр уздырырга ниятли.

Дубайда әлеге инвестицион форум 2015 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр уздырыла. Ул халыкара стратегик хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән һәм тупланган тәҗрибәне уртаклашып, чит ил инвесторлары өчен тәкъдимнәр күрсәтү мөмкинлеген бирә.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57