Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов: «Гаилә аша халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм милли-мәдәни мираслары тапшырыла»

Рөстәм Миңнеханов: «Гаилә аша халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм милли-мәдәни мираслары тапшырыла»

admin 24.08.2017

(24 август, 2017 ел) Казан Кремелендә республиканың үрнәк гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе үтте. (ФОТО)

 Очрашуга барлыгы 53 гаилә чакырулы иде. Алар — республика һәм үз муниципаль районы үсешенә үз өлешен керткән төрле милләт һәм мәдәният вәкилләре, ТР районнарында гомер итүче милләтара гаиләләр.

Хөрмәтле кунак буларак мәҗелескә Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры, Казан шәһәре грузиннарының милли-мәдәни автономиясе рәисе Майя Хухунашвили гаиләсе һәм ТР казахларының милли-мәдәни автономиясе Советы әгъзасы Оразали Муллакаев гаиләсе чакырулы иде.

Чарада шулай ук милли-мәдәни автономияләр активистлары да катнашты: гәрәпләр, әрмәннәр, башкортлар, грузиннар, казахлар, марилар, мордвалар, чуашлар.

Мероприятие Ко Дню семьи в Казанском Кремле (24.08.17)

«Без томыш иптәшем белән репсубликаның үрнәк гаиләләре вәкилләрен сәламлибез. Гаилә кеше тормышында иң мөһим урынны алып тора. Нәкъ менә гаиләдә халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм милли-мәдәни мирасы тапшырыла. Сез балаларыгызга лаеклы тәрбия биргәнсез. Алар белән Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге бәйләнгән», — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикада никах укыту буенча уңай динамика күзәтелүе хакында да әйтеп үтте – ярты ел эчендә 17300 пар үз гиләләрен рәсмиләтергән.

Тантаналы кабул итү мәҗелесе уртак фото ясау белән төгәлләнде.

Исегезгә төшерәбез, республиканың үрнәк гаиләләрен тантаналы кабул итү мәҗелесе тәүге тапкыр 2014 елда узды.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында күпмилләтле күргәзмә ачылды
Далее: Ләйсән Сафина: «Татар яшьләре көннәре»нә килергә теләк белдерүчеләр күбрәк иде»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57