Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов Гыйрак вице-президенты белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Гыйрак вице-президенты белән очрашты

admin 19.06.2015

(19 июнь 2015) Усама әл-Наджафи Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерүдә кызыксыну белдерде.

 Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Гыйрак Республикасы вице-президенты Усама әл-Наджафи  алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында бүген фикерләште. Очрашу Санкт-Петербургта, XIX Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов  Татарстанның сәнәгый һәм икътисади куәте-мөмкинлекләре хакында кыскача сөйләде, төбәк һәм ил икътисадында әйдәп баручы компанияләрне билгеләп үтте. Аерым алганда, ул «КАМАЗ» ААҖ, компания җитештерә торган продукцияне телгә алды.

ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов очрашу барышында республикада IТ-өлкәдә тормышка ашырыла торган проектлар, шул исәптән «Электрон Татарстан» проекты, хакында бәян итте.

Усама әл-Наджафи Татарстан белән, Россиянең алган киткән субъектларының берсе буларак, мөнәсәбәтләрне үстерүдә кызыксыну белдерде.

«Татар-информ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57