(4 ноябрь 2020) Татарстан Республикасы Президенты М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уза торган «Йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең Гала-концерты ачылышында чыгыш ясады. (ФОТО) (ФОТО)
«Сезне һәм барлык татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм. Безнең ил өчен бердәмлек бергәлек, рухи кыйммәтләр нигезендә бер-берсеңә ярдәм итәргә әзер булу, бай мәдәниятләр палитрасы дигәнне аңлата. Күпмилләтле халкыбызның көче аның үз җитешлелегендә булуына ышанам. Бу — бай тарихи-мәдәни мирасы булган тигез Халыклар берлеге. Озак юлны бергә узып, без бер-беребезне хөрмәт итү ничек мөһим булуын һәм һәр халыкның бөтен дөнья булуын беләбез», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, төрле этносларга, конфессияләргә карасак та һәм төрле телләрдә сөйләшсәк тә, илебез халкы дус-тату, үз Ватаннарына мәхәббәт белән яшиләр.
«Йортыбыз — Татарстан» этномәдәни фестивале республиканың милли-мәдәни күптөрлелеген чагылдыра торган уникаль проект булып тора. Аның һәр лауреаты үз йөрәгендә халык иҗатына мәхәббәт йөртә», — дип сөйләде республика Президенты Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты оештыра торган фестиваль турында сөйләгәндә.
Моннан тыш, ул Татарстан халыклары Ассамблеясенең зур иҗади потенциалга ия булуын билгеләп үтте. Бу потенциал инфраструктура үсеше, республика районнарында яңа дуслык йортлары һәм дуслык үзәкләре, Ассамблея вәкиллекләре булдыруда чагыла.
«Милләтара һәм конфессияара татулык — безнең төп кыйммәтләребезнең берсе, республиканың уңышлы үсеше өчен нигез. Бу безнең катлаулы заманда аеруча мөһим», — дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
«Барлык министрлыклар, ведомстволар, муниципаль хакимият органнарының бурычы — бай этномәдәни мирасны саклап калу һәм арттыру, аны киләчәк буынга сакчыл тапшыру, яңа һәм позитив үсешне тәэмин итү», — диде ул.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге