Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов: «Һәр милләт үзенең тарихын белергә тиеш»

Рөстәм Миңнеханов: «Һәр милләт үзенең тарихын белергә тиеш»

admin 15.05.2021

(15 май 2021) Камал театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйрәм тантанасына Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та килгән иде.

KSF03244

«Һәр милләт үзенең тарихын белергә тиеш. Нәселебезне, буыныбызны беләбез икән, киләчәгебез бар дигән сүз. Шушы бәйрәмне оештырган кешеләргә рәхмәт. Киләчәктә дә бу эшләр алып барылыр дип ышанам», — диде Татарстан Президенты тантанада чыгышында.

Бүген фестивальнең республика этабында 6 гаилә катнашты: Әлмәттән Мотаһировлар, Актаныштан Мөсәлимовлар, Нурлаттан Морозовлар, Балтачтан Миңнебаевлар, Тәтештән Йосыповлар, Казанның Авиатөзелеш районыннан Вахитовлар гаиләләре. Һәр гаилә үзенең визит карточкасын тәкъдим итте, нәсел вәкилләре белән таныштырды.

Фестивальдә беренче урынны Балтач районыннан Миңнебаевлар гаиләсе алды. Икенче урында Актаныштан Мөсәлимовлар гаиләсе, ә өченче урын Әлмәттән Габдрахман авылында яшәүче Мотаһировлар гаиләсенә булды.

Җиңүчеләргә дипломнар бирелде. Беренче урынга 150 мең сум, икенче урынга 130 мең сум, ә өченче урынны яулаган гаиләгә 100 мең сум тапшырылды.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев театр фойесында әзерләнгән күргәзмә белән танышты.

Быел «Тарихта без эзлебез» бәйгесе 2021 елның февралендә башланды. Ул өч этапта — муниципаль, зональ (Казан, Урыссу, Алабуга, Лаеш, Теләче, Кама Тамагы) һәм республика этаплары булды.

2019 елда ТР архив эшләре буенча дәүләт комитеты шәҗәрәләр фестивален башлап җибәрә. Узган чараларда барлыгы 126 гаилә катнашкан. Быел әлеге чарада 40 районнан барлыгы 45 гаилә катнашкан, шулар арасында 4 гаилә Казаннан.

Бәйрәм Бөтендөнья гаилә көнендә үткәрелде. Аны 1993 елда Берләшкән милләтләр оешмасы игълан иткән иде.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57