Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов: «Иң мөһим бурычларның берсе – туган телебезне, динебезне гореф-гадәтләребезне саклап калу»

Рөстәм Миңнеханов: «Иң мөһим бурычларның берсе – туган телебезне, динебезне гореф-гадәтләребезне саклап калу»

admin 18.06.2016

(18 июнь, 2016 ел) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Данил Салихов белән очрашты, дип хәбәр ителә республика лидеры порталында.

213

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

«Коллегаларыгыз Сезгә зур ышаныч белдергәннәр, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Бүген Татарстан Язучылар берлеге алдында җитди бурычлар тора. Иң мөһимнәреннән берсе – туган телебезне, динебезне гореф-гадәтләребезне саклап калу. Республика җитәкчелеге, үз чиратында, киләчәктә дә сезгә төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк».

Рөстәм Миңнеханов, яңа рәискә язучыларны берләштерергә һәм барлык милләт язучылары белән дә бер дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә кирәк, дигән фикердә. Татарстан – күп милләтле һәм күп динле республика, шуңа күрә татулыкны һәм тынычлыкны саклап калу мәсьәләләре беренчел әһәмияткә ия, диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Данил Салихов Татарстан Республикасы Язучылар берлеге эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Соңыннан Татарстан Президенты Данил Салиховка җиде томлы «История татар с древнейших времен» басмасын тапшырды.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57