(29 декабрь) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага эш сәфәре кысаларында Казакъстан Премьер-министры Кәрим Масимов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россиянең Казакъстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты.
Кәрим Масимов, очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов һәм делегация вәкилләрен сәламләде. «Россия һәм Казакъстан, Татарстан һәм Казакъстан арасындагы мөнәсәбәтләр бик мөһим, һәм сезнең визит моны ассызыклый, — дип белдерде К.Масимов. – Берничә көннән Евразия икътисадый берлеге эшен башлый, һәм безнең илләр арасындагы хезмәттәшлек бу берлеккә җитди мәгънә бирә».
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, шулай ук республика белән Казакъстан мөнәсәбәтләренең әһәмиятен ассызыклады. Ул Кәрим Масимовка хәбәр иткәнчә, Астанада уздырылган Татарстан Мәдәнияте көннәре бик уңышлы булды, Татарстан Республикасы җитәкчелеге бу чара буенча бик күп рәхмәт хатлары һәм уңай бәяләмә алды.
Рөстәм Миңнеханов Кәрим Масимовка Казакъстан оборона министры Имангали Тасмаһамбетов белән очрашу нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Р.Миңнеханов сүзләренчә, гыйнвар аенда Оборона министрлыгының республика предприятиеләре белән багланышлар мәсьәләсе буенча эш төркеме утырышы узачак.
Очрашу барышында яклар Казакъстан Премьер-министры Кәрим Масимов 2015 елның февраль аендагы Россиягә визиты кысаларында Татарстанга килүе турында килештеләр, һәм бу визитка берничә төгәл килешү әзерләү планлаштырыла, дип белдерде ТР Президенты матбугат хезмәте.