Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов: «Корбан бәйрәме яңа эш-гамәлләргә өндәсен!»

Рөстәм Миңнеханов: «Корбан бәйрәме яңа эш-гамәлләргә өндәсен!»

admin 12.09.2016

(12 сентябрь, 2016 ел) Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.

3f317bce3912659a3281fd92c21fdbce_L

Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Бу көннәрдә планетабызның төрле почмакларыннан килгән миллионлаган мөэмин-мөселман ислам дөньясының үзәге саналган Мәккә шәһәренә хаҗ кыла, Ибраһим пәйгамбәрне һәм барлык дин кардәшләребезне туры юлга күндерүе өчен Аллаһыга чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Кайда гына булсак та – изге хаҗ сәфәрендәме яисә туган йортыбыздамы – бүген безне күңелләребездәге татулык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелеккә омтылу хисләре берләштерә.

Раббыбызга корбан китереп, без җаннарыбызны пакъләндерәбез, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, гаделлек, шәфәгать, игелек, рухи камиллеккә ирешергә омтылабыз. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен, дин кардәшләребез күпләп яшәгән Көнчыгышта тынычлык урнашуын сорап дога кыла.

Бүгенге көндә Татарстан – төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара дустанә, аңлашып яшәвенең күркәм үрнәге. Бу елның иң әһәмиятле вакыйгасы булып Болгар ислам академиясенә нигез салу тора, ул Казан Богородица монастыре комплексы эчендә Казан Мәрьям Ана  иконасы соборын торгызу эшләре белән бергә башланып китте.

Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган республикабызның тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра.

Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен!

Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә әлеге мөкатдәс бәйрәм көнендә бәхет, сәламәтлек һәм муллык телим, Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын!

Интертат

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57