Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты

admin 04.03.2015
( 4 март 2015) Очрашу барышында Кыргызстан һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикерләштеләр.

Бишкәккә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты.

Очрашу барышында Кыргызстан һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук алга таба ике яклы багланышлар перспективалары турында сүз барды.

Алмазбәк Атамбаев Кыргызстан һәм Татарстан халыкларының мәдәни һәм тарихи элемтәләрен, Кыргызстан-Татарстан хезмәттәшлегенең башкарылмаган мөмкинлекләрен ассызыклады, Кыргызстанның Евразия икътисадый берлегенә кушылуы ике яклы элемтәләрне төрле өлкәләрдә киңәйтүгә этәргеч булачагына ышануын белдерде.

Кыргызстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, Кыргызстан үзенең төп стратегик партнеры Россия һәм аның субъектлары белән мөнәсәбәтләргә җитди игътибар бирә. Шуңа бәйле рәвештә, ул бу көннәрдә Бишкәктә үткәрелә торган Кыргызстан — Татарстан бизнес-форумы әһәмиятен ассызыклады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, шулай ук Кыргызстан — Татарстан элемтәләрен арттыру зарурлыгын ассызыклады. Ул Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте белән үткәрелгән сөйләшүләр нәтиҗәлеген билгеләде. «Без инде күп кенә уртак кызыклы юнәлешләр таптык», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда шулай ук Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов, Кыргызстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының статс-секретаре Григорий Карасин, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнаштылар, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57