Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җәмигъ мәчетен төзү эшләре белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җәмигъ мәчетен төзү эшләре белән танышты

admin 29.07.2015

(29 июль, 2015 ел) Мәскәү җәмигъ мәчетенә 10 меңгә кадәр кеше сыячакТатарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында башкалада төзелә торган җәмигъ мәчетендә булды. Ул дини объектта төзелеш эшләре белән танышты. Рөстәм Миңнеханов белән бергә мәчетне Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин да карады, белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте «ТНВ» телеканалы мәгълүматына таянып.

Мәскәү җәмигъ мәчетендә 10 меңгә кадәр кеше сыячак. Шул рәвешле, сыйдырыллылыгы ягыннан Европада иң зур булган мәчет 19 мең кв.м мәйдан били һәм 6 дәрәҗә биеклек хасил итә. Аның ирләр, хатын-кызлар намаз уку заллары, конференцияләр залы, күргәзмәләр галереясы була. 

Мәскәү җәмигъ мәчете төзелешенә мөселманнар зур өлеш керткән. Аларның исемнәре җәмигъ мәчетнең Алтын истәлек китабына кертелгән.

23 сентябрьдә, Корбан гаете алдыннан, Мәскәү җәмигъ мәчетен ачу тантанасы уздыру күздә тотыла. 

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57