Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә мәшһүр татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә мәшһүр татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

admin 27.08.2015

(27 август, 2015 ел) Россия башкаласында Татарстан Мәдәнияте көннәре тәмамланаТатарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген көннең икенче яртысында Мәскәүдә бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу чарасында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: бу көннәрдә Россия башкаласында инде күркәм гадәткә әверелгән Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре тәмамлана.  Аерым алганда, Мәскәү Ветераннары советында Муса Җәлил истәлегенә багышланган тематик очрашулар узды. 

Муса Җәлилгә һәйкәл Мәскәүдә 3 ел элек 2012 елда Советлар Союзы Герое Муса Җәлил урамында куелды. Проект Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Рөстәм Миңнеханов катнашында гамәлгә ашырылды.  Монументның авторы — Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков. 

Муса Җәлилне искә алырга һәм һәйкәленә чәчәкләр салырга дистәләгән кеше килде.  Тантаналы чара ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар, шулай ук кунаклар Космодамиан яр буендагы Мәскәү халыкара музыка йортына юл тоттылар. Бүген анда Мәскәүдәге Татарстан Мәдәнияте көннәрен тәмамлаучы Татарстан Республикасы артистларының гала-концерты була.    

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

http://www.tatar-inform.ru/

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57