Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов Памуккале мисалында Төркиядә дәвалау-савыктыру туризмын үстерү үзенчәлекләре белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Памуккале мисалында Төркиядә дәвалау-савыктыру туризмын үстерү үзенчәлекләре белән танышты

admin 18.05.2015

(18 май 2015) ТР лидеры эш сәфәре белән — Төркиядә.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә  Төркиягә эш сәфәре кысаларында Памуккале объектлары мисалында дәвалау-савыктыру туризмын үстерү һәм тарихи ядкәрләрне саклау үзенчәлекләре белән танышты.

Памуккале – Төркиянең көньяк-көнбатышында Денезли провинциясенең зур булмаган авылы бөтен дөньяга геотермаль чыганаклары белән мәгълүм. Чал-даг тавыннан агып төшә торган җылы чыганаклар кальцийга бик бай, шуңа күрә кешеләр дөньяның төрле почмакларыннан монда ял итәргә килә.

Памуккале бүген – Төркиянең кеше иң күп йөри торган урыны. Былтыр туристлар саны, 2013 ел белән чагыштырганда, 9 процентка артты һәм 1,5 млн. кеше тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр Рөстәм Миңнехановка.

Памуккале янәшәсендә антик заманнардан калган Иерополис шәһәре, Апполон храмы, борынгы Лаодокия хәрабәләре урнашкан һәм башка тарихи урыннар бар.

Рөстәм Миңнеханов Денизли провинциясенең тарихи ядкәрләрен карады һәм аларны саклап калу буенча күрелүче чараларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, Татарстанда мөселман һәм православие тарихи объектларын – борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу буенча колачлы эшләр алып барыла. Туристларны җәлеп итү һәм борынгы изге урыннарны саклап калу буенча тәҗрибә алмашу бик файдалы булыр иде, дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов борынгы антик заманнарда корылган һәм бүгенге көнгә кадәр эшләп килүче «Клеопатра бассейнын» карады. Бу урын да туристлар арасында бик популяр. Монда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановны Төркиядә дәвалау-савыктыру туризмын үстерү үзенчәлекләре белән таныштырдылар.

Рөстәм Миңнехановны Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан делегациясе вәкилләре һәм башкалар озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

«Татар-информ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57