Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов Республика көне бәйрәмендә: «Безнең киләчәккә планнар зур һәм без сезгә таянабыз»

Рөстәм Миңнеханов Республика көне бәйрәмендә: «Безнең киләчәккә планнар зур һәм без сезгә таянабыз»

admin 01.09.2015

(31 август, 2015 ел) Татарстан лидеры «Kazan-Arena» стадионы янындагы зур концертта булды һәм бирегә җыелганнарны Республика көне белән котладыТатарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы бүген Республика көне уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашы, ул «Kazan-Arena» стадионы янындагы төп концерт мәйданчыкларының берсендә булды. Сәхнә каршындагы мәйданда ТР лидеры котлавын Казанның меңләгән кешесе һәм башкала кунагы ишетте.

«Сезне иң төп бәйрәмнәребезнең берсе — Республика көне белән котлыйм. Без башкалабыз һәм бөтен республиканың ничек үзгәрүен күрәбез. Биредә зур күләмле чаралар үткәрелә: күптән түгел генә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Яңа объектлар төзелә. Хәзер бөтен республикада Парклар һәм скверлар елы бара — бу безнең яшәү мохитебез бит», — диде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

«Безнең киләчәккә планнар зур һәм без сезгә таянабыз. Бәйрәмебез күңелле үтсен!» — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

«Kazan-Arena» янында узган концертта бөтен республикадан иҗат коллективлары, шулай ук Россия эстрадасы йолдызлары — җырчы Юрий Антонов һәм «А-Cтудио» төркеме катнаша. 

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57