(17 февраль). Кичә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә булды. Анда ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чарада «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.
Сүз «КАМАЗ» ААҖне үстерү стратегиясе мәсьәләләре турында барды. Шулай ук Татарстан Республикасы икътисадын үстерүнең башка мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Моннан тыш, кичә Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов белән дә очрашты.