Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов: «Сабан туе — безнең иң яраткан бәйрәмебез»

Рөстәм Миңнеханов: «Сабан туе — безнең иң яраткан бәйрәмебез»

admin 15.07.2017

(15 июль, 2017 ел) Казанның Мирный бистәсе Каенлыгында татар милли бәйрәме — Сабан туе уза. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов казанлыларны бәйрәм белән котлады.

«Исәнмесез, кадерле казанлылар, Сабан туе кунаклары. Сәхнәгә килеп җиткәнче җырлый-җырлый тавышлар бетте, шуңа күрә ачуланмассыз. Бүген безнең иң яраткан Сабан туебыз Казан каласында үтә. Республикабызда күп җирдә Сабан туе узды, берничә җирдә генә калды. Әлбәттә, ел саен без бергәләп җыелып, туганнар, дуслар, кунаклар белән иң яраткан бәйрәмебезне бергә үткәрәбез. Сабан туен нинди дә булса казанышлар белән каршы алабыз. Безнең республикабызда үзгәрешләр бик зур. Бу үзгәрешләрдә һәммәбезнең өлеше зур. Хезмәтегез өчен, республиканы яратканыгыз өчен зур рәхмәт», — диде ул.

Искәртеп үтәбез, бу көннәрдә генә Зөя утравының Успение соборы Юнеско тарихи истәлекләре исемлегенә кертелде.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57