Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов Сингапурлыларның олы кайгыларын уртаклаша

Рөстәм Миңнеханов Сингапурлыларның олы кайгыларын уртаклаша

admin 23.03.2015

(23 март 2015) Рөстәм Миңнеханов, Сингапурның күренекле сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе Ли Куан Ю әфәнде вафатына бәйле рәвештә, олы кайгыларын уртаклаша.

Уникаль, талантлы кеше, бик көчле һәм батыр шәхес, ил тарихында тирән эз калдырган үз иленең чын ватанпәрвәре дөнья куйды, диелгән телеграммада

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Луну әфәнденең, әтисе, Сингапурның күренекле сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе Ли Куан Ю әфәнде вафатына бәйле рәвештә, тирән кайгысын уртаклаша, дип белдерә республика башлыгы матбугат хезмәте.

«Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән, әтиегез — Сингапурның күренекле сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе Ли Куан Ю әфәнде вафатына бәйле рәвештә, тирән кайгыгызны уртаклашам, — диелә телеграмма текстында. – Уникаль, талантлы кеше, бик көчле һәм батыр шәхес, сезнең ил тарихындагы яңа чорда тирән эз калдырган үз иленең чын ватанпәрвәре дөнья куйды. Бу Сезнең өчен дә, гаиләгез өчен дә, Сингапур халкы өчен дә бихисап зур югалту. Зирәк һәм тәҗрибәле Ли Куан Ю әфәндене үзләренең остазы һәм үз халкына, үз иленә армый-талмый хезмәт итү үрнәге дип санаган бөтен дөньядагы күп кенә сәясәтчеләр өчен, шул исәптән минем өчен дә, гаять зур югалту икәнлегенә чын күңелдән ышанам.

Сезнең белән бергә кайгырам, тирән хәсрәтегезне уртаклашам. Р. Миңнеханов», — диелгән рәсми мөрәҗәгатьтә.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57