Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 95 еллыгы һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указны имзалады

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 95 еллыгы һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указны имзалады

admin 17.02.2015

(17 февраль)  ТР Президентының 14 февральдә гамәлгә куелган Указы нигезендә, Татарстан автономияле совет социалистик республиканың 95 еллыгын һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү чаралары 2015 елның августына билгеләнгән.
Бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, республика министрлыклары җитәкчеләре һ.б. керәчәк.
“Оештыру комитетына ике айда ТАССРның 95 еллыгы һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү буенча чаралар планын ТР Президентына раслауга тапшырырга”, — диелгән документта.
Татарстан Министрлар Кабинетына оештыру комитетының эшен тәэмин итү, шулай ук бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финаслау чыганагын билгеләү йөкләнгән.
ТР Дәүләтт Советына, шулай ук ТР муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләренә бәйрәмне оештыруда һәм чараларда катнашырга тәкъдим ителә.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57