Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан белән Марокко арасындагы хезмәттәшлеккә өстенлекле юнәлешләр күп”

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан белән Марокко арасындагы хезмәттәшлеккә өстенлекле юнәлешләр күп”

admin 16.04.2015

( 16 апрель 2015) ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Марокко Корольлегенең тышкы сәүдә министры Мөхәммәд Аббу белән очрашты.

Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Марокко делегациясе вәкилләре һ.б. катнашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов кунакларга республиканың, шул исәптән гарәп илләре белән дә, тышкы сәүдә элемтәләре үсеше турында кыскача сөйләде. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча аның җитәкчелегендәге “Россия-Ислам дөньясы” төркеме эше торгызылуын искәртте. “Марокко — бай тарихлы, кызыклы шәһәр. Без сезнең үсешне игътибар белән күзәтәбез”, — дип ассызыклады ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Татарстан белән Марокко арасындагы хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлешләр күп, алар исәбендә – агросәнәгать комплексы, машина төзелеше, югары технологияләр һ.б.,  дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.Шулай ук Татарстан лидеры Мароккодан килгән кунакларны агымдагы елның июнендә Казанда «KazanSummit-2015» халыкара икътисади саммитта катнашырга чакырды. Мөхәммәд Аббу, үз чиратында, Марокко Корольлеге Татарстанның, Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе буларак, ике яклы хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына, дип белдерде.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Продолжить чтение

Назад: Күптеллелек даирәсендә туган телне саклап калу һәр милләтнең изге бурычы
Далее: Иран парламент делегациясе Татарстан Дәүләт Советында булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57