Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

admin 24.09.2018

(24 сентябрь 2018) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40-нчы утырышы кысаларында  республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. 

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат  интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Юлламада республика тормышында аеруча әһәмиятле булган тармакларның эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Үз чыгышының бер өлешендә Рөстәм Миңнеханов милли һәм дини тәңгәллекнең иҗтимагый аңга көчле йогынты ясавын да әйтеп үтте.

«Республикада барлык халык телләрен, мәдәниятләрен, традицияләрен саклап калу, милләтара тынычлыкны  һәм динара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән тирәнтен уйланган сәясәтне киләчәктә дә үстерү зарур. Бу эшне башкаруда Республика халыклары ассамблеясе, дуслык йортлары, мәдәният үзәкләре һәм коллективлары, этномәдәни, дини һәм башка иҗтимагый берләшмәләр зур роль уйный», — дип сөйләде ул.

Республика Президенты Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнү турындагы закон проектының илебезнең күпмилләтле мәдәнияте үсешендә аерым әһәмияткә ия булуын әйтеп үтте.

«Тулаем алганда, безнең фикерләребез һәм карашларыбыз экспертлар һәм федераль хакимият органнары тарафыннан кабул ителде. Гамәлдәге законнарга тирәнтен уйлап кертелгән төзәтмәләр варианты Россия халыкларының туган телләрен өйрәнү өчен кирәкле шартлар тудыра», — дип сөйләде ул.

Татарстан Президентының рәсми сайтында урнаштырылган материал буенча

Продолжить чтение

Назад: Татарстанның өч матбугат чарасы «Киңкырлы Россия» конкурсында җиңде
Далее: Казанда Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар үтә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57