(5 март 2015) Кичә Казан шәһәре думасының 41 нче сессиясе узды. Казан ратушасында узган утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Хисап доклады белән чыгыш ясаган Илсур Метшин әйтүенчә, Россия икътисадындагы катлаулы вәзгыять шәһәр эше планына төзәтмәләр кертергә мәҗбүр итсә дә, икътисади яктан әһәмиятле тармакларның ныклылык запасы шактый югары.
2014 нче елда Казанның тулаем территориаль продукты 560 млрд сумнан артык булган, бу 2013 нче елга караганда, 33,5 млрд сумга артык. Казанның урта һәм эре сәнәгать предприятиеләре тарафыннан җитештерелеп файдалануга җибәрелгән товар, күрсәтелгән хезмәтләр күләме 242,4 млрд сум тәшкил итә. Сәнәгать производствосы индексы 2014 нче ел нәтиҗәләре буенча 104 проценттан гыйбарәт.
Эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итү мәсьәләсенә тукталып, Илсур Метшин узган елда башкалада 26,2 мең икътисади актив кече һәм урта бизнес субъекты һәм 29,9 мең шәхси эшмәкәр эшләгәнен әйтеп узды. Бу өлкәдә 178,5 мең кеше мәшгуль булган. Кече предприятиеләр әйләнеше Казанның барлык предприятиеләре әйләнешенең 27,2 проценты дәрәҗәсендә. “Кече һәм урта бизнестан шәһәр бюджетына кертелгән салым суммасы 1,65 млрд сумга якын, ягъни Казан бюджетына кергән салым керемнәренең гомуми суммасының 17,9 проценты күләмендә”, — дип белдерде мэр.
Берәмле сәүдә әйләнеше былтыр 449,9 млрд сум булган, 2013 нче ел белән чагыштырганда, ул 2,6 процентка артык. Илсур Метшин әйтүенчә, ваклап сату әйләнеше үсешенә авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәм сезонлы сәүдә кагыйдәләрен гадиләштерү дә йогынты ясаган.
Илсур Метшин фикеренчә, кризис чорында эшмәкәрлек активлыгы түбәнәю белән бәйле рәвештә, бюджетның керем базасының кимүе ихтимал. Моңа бәйле рәвештә, түләнми калган акчаларны түләү, дебиторлык бурычларын киметү, муниципаль милекне инвентаризацияләү буенча эшмәкәрләр белән эшне активлаштыру бурычы торачак.
Рөстәм Миңнеханов Казанда тулаем территориаль продуктның 560 млрд сумнан артык булуына тукталып, бу сумманың, Россиянең күп кенә шәһәрләре белән чагыштырганда, югарырак булуын билгеләп үтте. “Күп кенә төбәкләр мондый нәтиҗәләр турында хыяллана. Бу шәһәрнең олы потенциалы турында сөйли”, — дип белдерде ул.
Президент Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәр үсеш стратегиясенең әһәмиятен дә ассызыклап узды. “Без бүген кризис турында түгел, ә республика һәм Казанның бер 10 елдан нинди булачагы турында сөйләшергә тиеш. Сез бу программада актив катнашырга тиешсез”, — дип мөрәҗәгать итте ул депутатларга.
Түләүле парковкаларга карата фикерен җиткереп, Рөстәм Миңнеханов моның шәһәр халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып тормышка ашырылганын әйтте. Республика башлыгы күп кенә эре шәһәрләрдә бу тәҗрибәнең күптән гамәлгә кертелгәнен шәрехләп узды. Президент парковкалар белән шәһәрнең тагын да уңайлырак булачагына басым ясады. “Әгәр без бу адымны ясамасак, шәһәр үсеш алмаячак. Шәһәр үзәгендә транспорт белән бәйле вәзгыятьне тәртипкә салу өчен, парковка урыннары, һичшиксез, кирәк. Гомумән, күбрәк җәяү йөрергә, велосипедта хәрәкәт итәргә кирәк, бу сәламәтлеккә файдалы”, — дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов Казан белән идарә итүче түрәләрне үз эшенең осталары дип атады. “Шәһәр кыяфәтен яхшырту мәсьәләләрен Казан шактый уңышлы хәл итеп килә. Булган чараларны дөрес итеп сарыф итә белә торган нәтиҗәле команда эшли”, — дип белдерде Президент.
Республика җитәкчесе традицияләргә сакчыл мөнәсәбәт булу әһәмиятенә басым ясады. “Без перспективалар турында сөйләп кенә калмыйбыз, тарихыбызны саклап калу өчен көч куябыз. Бер яктан без нигезебезне онытырга тиеш түгел, икенче яктан, инновацион лидерлар булырга тиешбез. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен, кадрлар потенциалына игътибар юнәлтү мөһим, мәгариф системасы бик әһәмиятле”, — дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов мәктәпләргә капиталь төзекләндерү программасының балалар бакчаларында да кулланылачагы турында әйтте. “Балалар бакчасы – белем бирү чылбырында мөһим элемент, — диде ул. — Безнең проблемаларны бездән башка беркем хәл итмәячәк. Минтимер Шәймиевнең “Без булдырабыз!” шигаре һәрвакыт безнең белән булырга тиеш. Бар көчебезне берләштерү Казан һәм республикага чәчәк атарга мөмкинлек бирәчәк”, — дип ассызыклады ул.
Аннан соң Президент дәүләт бүләкләре тапшырды. Илсур Метшин “Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада” истәлек медале белән бүләкләнде.
Чыганак: «Татар информ» ИА