Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты

admin 02.05.2015

(1 май 2015) Миңнеханов белән Эрдоган сәүдә-икътисад, инвестиция һәм сәнәгать өлкәләрендә элемтәләрне үстерү юлларын карадылар. 

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты. Чара Әнкарада Төркия Республикасы башлыгы резиденциясендә узды.

Очрашуда яклар киләчәктә Татарстан-Төркия стратегик хезмәттәшлеген ныгыту һәм уртак проектларны үстерү перспективалары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Рәҗәп Тайип Эрдоганга Татарстан делегациясенең Әнкарага эшлекле сәфәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, Төркиянең бизнес-секторы белән очрашуы һәм җәмәгать өчен шәһәр киңлеген төзекләндерү технологияләре белән танышу турында сүз барды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган сәүдә-икътисад, инвестиция һәм сәнәгать өлкәләрендә элемтәләрне үстерү юлларын карадылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Татар-информ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57