(4 февраль) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе депутаты Исмаил Сафи җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Төркия Республикасының Казандагы Баш консулы Турхан Дильмач, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Исмаил Сафи Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасындагы киләчәк уңышлы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.