Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов ТР Президентлыгына кандидат буларак тәкъдим ителәчәк

Рөстәм Миңнеханов ТР Президентлыгына кандидат буларак тәкъдим ителәчәк

admin 24.02.2015

(21 февраль) Бу хакта журналистларга республика парламенты башлыгы хәбәр итте.

ТРның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы 2015 елда булачак Президент сайлауларында “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан тәкъдим ителәчәк. Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов үз кандидатурасын әлегә  рәсми рәвештә тәкъдим итмәгән. “Әмма без аның кандидатурасын тәкъдим итү мәсьәләсен панртия эчендә кабыргасы белән куячакбыз. Шулай ук, муниципаль берәмлекләрдәге сайлауларда да “Бердәм Россия” партиясе кандидатлары тәкъдим ителәчәк. Әлбәттә инде, моңа кадәр партия эчендә сайлаулар булачак”, — дип белдерде парламент җитәкчесе.

“Алда бик зур эш көтеп тора, дөрес, тәҗрибәбез дә зур. Иң мөһиме − безгә бәйле булмаган рәвештә, икътисади хәлнең начараймавы. Бу эшсезлек артуга китерергә мөмкин”, — диде ул.

Искәртеп үтәбез: бүген иртәдән бирле V чакырылыш ТР Дәүләт Советының V утырышы бара, анда ТР Президенты һ.б. рәсми затлар катнаша.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Чыганак: «Татар информ» ИА

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57