Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов: Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Сабантуй бәйрәме аерым әһәмияткә ия

Рөстәм Миңнеханов: Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Сабантуй бәйрәме аерым әһәмияткә ия

admin 26.06.2021

(26 июнь 2021) Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда татар халык бәйрәме Сабантуйны бәйрәм итүдә катнашты. Бәйрәмнең төп мәйданы Мирный бистәсендәге Каенлык булды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Сабантуй – татар халкының яраткан бәйрәме.

«Күп гасырлар дәвамында аның кунакчыл мәйданы хезмәт сөючән игенчеләрне, данлыклы батырларны һәм туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, ата-бабаларыбызның йолаларын кадерләп саклаучыларны җыя», – диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, Сабантуй бәйрәмендә гадәттәгечә Татарстанның һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче хезмәтчәннәрне билгеләп үтәләр. «Бүген Казан мәйданы хаклы рәвештә иң яхшы игенчеләрне һәм терлекчеләрне, авыл хуҗалыгының танылган ветераннарын хөрмәтли», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Сабантуй Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча әһәмияткә ия: «бәйрәм бер яктан, татар халкының бай мәдәниятен күрсәтә, ә икенче яктан — төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итә».

Рөстәм Миңнеханов оештыручыларга бәйрәмне югары дәрәҗәдә әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Бүгенге бәйрәмдә кадерле кунакларыбыз катнашуга без бик рәхмәтле. Ышанам ки, сезнең барыгызда да Сабантуй һәм безнең республика турында иң яхшы тәэсирләр калачак», – дип өстәде ул.

Сабантуй кысаларында кунаклар өчен төрле спорт һәм мәдәни мәйданчыклар эше каралган. Республиканың 10нан артык районы милли ишегаллары оештырган, анда һәркем татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән таныша ала. Моннан тыш, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителгән, традицион һөнәрчелек һәм халык һөнәрләре буенча мастер-класслар оештырылган. Төп республика Сабан туенда барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлгән.

ТР Президентының матбугат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57