Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов туган телне саклау иң борчый торган мәсьәлә дип белдерде

Рөстәм Миңнеханов туган телне саклау иң борчый торган мәсьәлә дип белдерде

admin 26.04.2018

(26 апрель 2018) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә багышланган тантаналы кичәдә туган телне саклау мәсьәләсендә борчылуын белдерде һәм бөтенебезгә бердәм булып эшләргә кирәклеген әйтте.

0136

«Тукайның иҗатында татар теле зур урын алып тора. Əлбәттә, туган тел ул бүгенге көндә безне борчый торган мәсьәлә. Ел саен күп милләтләр үзләренең туган телләрен югалталар. Бездә дә бу мәсьәләдә икенче төрле фикерле кешеләребез бар, — диде ул. — Кичә безнең Дәүләт Советының сессиясе булды һәм безгә шушы юнәлештәге сөйләшүләр бик кирәк иде. Без милләтебезне, ата-бабадан килгән гореф-гадәтләрне, мирасны сакларга тиешбез. Бу эшкә тырышлык кирәк, безгә бергә булырга кирәк, милләтебезне һәм телебезне саклар өчен күп хезмәт кертергә кирәк».

Татарстан Президенты 60 ел дәверендә безнең Тукай исемендәге Дәүләт премиясе халкыбызның күренекле кызлары-егетләренә бирелүен искәртте һәм алар милләтебезне үстерүгә, телебезне саклауга зур өлеш кертүен әйтте.

«Без бүген Тукай һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң Кариев театрының яңа бинасын карадык. Уңайлы шартлар, талантлы труппа… Безнең шундый театрлар булырга тиеш, мәктәпләр булырга тиеш! Алар барысы да телебезне саклау юнәлешендә эшләргә тиеш», — диде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халкыбызны Тукайның туган көне һәм Туган тел көне белән котлап, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Туган тел көненә багышланган тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үтте.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстан Президенты Яшьләр Ассамблеясе активистлары төшкән видеотасма белән бүлешкән
Далее: «Мин татарча сөйләшәм» бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57