Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов «WorldSkills Competition»га Казан заявкасын тәкъдим итү репетициясендә катнашты

Рөстәм Миңнеханов «WorldSkills Competition»га Казан заявкасын тәкъдим итү репетициясендә катнашты

admin 14.07.2015

(14 июл, 2015 ел) Россия көндәшләре арасында Франция (Париж) һәм Бельгия (Шарлеруа) бар.

Кичә Мәскәүдә 2019 елда «WorldSkills» һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын Россиядә үткәрү хокукын алу өчен Казан заявкасын тәкъдим итү репетициясе булды.

Чара ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды, анда Россия Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: 2015 елның гыйнварында Россия «WorldSkills International» секретариатына 2019 елда Казанда «WorldSkills Competition» һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә конкурста катнашу нияте турындагы башлангыч заявканы тапшырган иде. «WorldSkills International»ның Директорлар советы Россия Федерациясенең үз заявкасын 2015 елның августында Генераль ассамблеяга карауга тапшыру хокукы турында уңай карар кабул итте.

Заявкаларны тәкъдим итү агымдагы елның 10 августында Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә «WorldSkills International» Генераль ассамблеясендә булачак.    

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

«Татар-Информ»                     

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57