Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов «WorldSkills International» президенты Саймон Бартли белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов «WorldSkills International» президенты Саймон Бартли белән очрашты

admin 19.06.2015

Очрашу Петербург халыкара икътисади формуы кысаларында булды

(19 июнь, 2015ел) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә XIX Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «WorldSkills International» президенты Саймон Бартли белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов WSI җитәкчелегенә  «WorldSkills Competition-2019″ны уздыру буенча, Россия Федерациясеннән кандидат буларак, Казанга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Бу безнең өчен горурлык та, җитди җаваплылык та,  — алда зур эшләр көтә, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казанда 19 майдан алып 23 майга кадәр WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалы үткәрелде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада күргәзмә үзәген төзүгә керештеләр, аның нигезенә  Саймон Бартлиның инспекция сәфәре кысаларында капсула салынды. Рөстәм Миңнеханов Бартли әфәндегә «WorldSkills Competition» уздыру өчен күргәзмә үзәкләренең нечкәлекләрен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алу максатларында, бу объектны төзүгә карата үз киңәшләрен бирергә тәкъдим итте.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ТатарИнформ».

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57