Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Рупвани» һинд коллективы Дуслык йортында мастер-класс уздырды

«Рупвани» һинд коллективы Дуслык йортында мастер-класс уздырды

admin 15.07.2024

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Һиндстанның «Рупвани» театр коллективы мастер-класс күрсәтте. Бу көнне «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узган борынгы Һиндстан «Рамаян» эпосының заманча интерпретациясе режиссеры Вьомеш Шукла мастер-класс карарга килгән кунаклар белән аның бу тамашага карашы, куелышның нечкәлекләре белән уртаклашты. (ФОТО)

Мастер-класс вакытында кунакларга актерларның чыгыш алдыннан эмоциональ һәм физик яктан ничек әзерләнүләрен, шулай ук сәхнәдә якты образлар тудыру өчен нинди техникалар куллануларын күрсәттеләр.

Һинд мәдәниятенең иң мөһим элементларының берсе булган Һинд биюенә аерым игътибар бирелде.

Мастер-классның тамашачылары репетициядә катнашып, хәтта профессионаллар җитәкчелегендә Һинд биюенең база хәрәкәтләренә дә өйрәнә алдылар.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57