Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рус, үзбәк, таджик һәм грузин Дуслык көненә багышланган видеотасмада төштеләр

Рус, үзбәк, таджик һәм грузин Дуслык көненә багышланган видеотасмада төштеләр

admin 30.07.2019

(30 июль 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Яңа гасыр» телекомпаниясенең «Новости Татарстана» һәм «Татарстан хәбәрләре» чыгарылышы өчен видеотасма төшерделәр. Сюжетлар Халыкара Дуслык көненә багышлана.

 

IMG_6752

Телеканал камерасы объективына ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе урнбасары Вячеслав Никифоров, ТР үзбәк һәм таджик милли-мәдәни автономияләре рәисләре Абдуманоб Абдусатаров һәм Хикматулло Гадоев, «Вардзиа» грузин ансамбле солистлары эләкте.

IMG_6773

Вячеслав Никифоров журналистларга биргән интервьюда барысын да Дуслык көне белән котлады, «дуслык» сүзен ничек аңлавын әйтте һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре арасындагы үзара мөнәсәбәт турында сөйләде.

IMG_6745

«Дуслык йортында без бары тик дуслыкны гына тоябыз. Чөнки дуслыкның асылында теге яки бу кеше, халык белән аралашуга ышаныч тора. Шуңа күрә бирегә мәҗбүри түгел, ә дуслык хисен ныгыту, аны тирәнәйтү өчен киләләр», — дип сөйләде Вячеслав Никифоров.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара Дуслык көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе резолюциясе тарафыннан 2011 елны билгеләнгән һәм ел саен 30 нчы июль көнне билгеләп үтелә.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан һәм Әстерхан өлкәсенең яшьләр оешмалары арасындагы килешү имзалады
Далее: Идел буе халыклары костюмнары испанлыларны таң калдырган

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57