Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рязань өлкәсендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл куелачак

Рязань өлкәсендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл куелачак

admin 16.11.2015

(16 ноябрь, 2015 ел) Рязань өлкәсендә Сөембикәгә — Казан ханлыгы ханбикәсенә һәйкәл ачылачак. Бу хакта Касыйм шәһәренең Мәдәният йортында “Сөенбикә — күренекле хатын-кыз һәм хакимбикә” Бөтенроссия фәнни конференциясендә хәбәр ителде.

Һәйкәл, татар милли цивилизация үзәге Касыйм шәһәренең тарихи кыйммәтен кайтару максатыннан, куела. Моңа беренче адым буларак фәнни конференция уздырылды. Анда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Иваново, Тверь, Рязаньнан тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, галимнәр һәм хакимият вәкилләре катнашты, диелә “Рязанская газета” басмасында.

Мәгълүмат өчен. Сөембикә (Сөенбикә) — улы Үтәмеш-Гәрәй балигъ булганчы Казан ханлыгы патшабикәсе (1549-1551) була. Ногай Урдасы бәге Йосыфның бердәнбер кызы башта Җангали, Сафа-Гәрәй, Шаһгали ханнар хатыны була. Сөембикә — Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе.

Туу һәм үлү даталары билгесез, кайбер чыганаклар 1557 елда вафат булуын күрсәтә. 1551 елда ул казанлылар тарафыннан акча белән бергә Мәскәүгә озатылган.

Мәгълүмат  http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57