Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы сәхнәсендә — Абхазия артистлары

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы сәхнәсендә — Абхазия артистлары

admin 13.01.2015
(13 гыйнвар) Анда “Россия-Абхазия” мәдәни сезоннары” проекты катнашучылары чыгыш ясый.

18 гыйнвар көнне кичке сәгать 5 тә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Россия-Абхазия” мәдәни сезоннары” проекты катнашучыларын — органчы Лука Гаделия һәм сопрано Кристина Эшбаны тәкъдим итү чарасы була.

glav_vstavka5

Концерт РФ Мәдәният министрлыгы һәм Абхазия Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Әлеге дуэт Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алган. Алар Рим, Оксфорд, Кембридж, Пула, Кинтбери, Люксембург, Брюссель, Барселона сәхнәләрендә чыгыш ясарга һәм тамашачыларны абхаз халкының милли көйләре белән таныштырырга өлгергән инде.

Күп санлы конкурслар, фестивальләр лауреаты Лука Гаделия Абхазия Дәүләт филармониясе һәм данлыклы Пицунд X гасыр храмының солист-органчысы булып тора. Ул Россия, Украина, Латвия, Казакъстанда чыгыш ясый, чит илләргә дә гастрольләр белән йөри.

М. Могамаев исемендәге Халыкара вокалчылар конкурсының 2014 елгы лауреаты Кристина Эшба — Абхазия Дәүләт филармониясе солисты. Казандагы Зур концертлар залында узачак концертта И.И.С.Бах, Г.Ф.Гендель, Ф.Лист, Ш.М.Видор һәм Абхазия композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

Әлеге проект РФ һәм Абхазия Республикасы Мәдәният министрлыклары тарафыннан гамәлгә куела. Проект кысаларында, Россия артистлары Абхазиядә, Абхазиянекеләр исә Россия сәхнәләрендә чыгыш ясый, дип хәбәр итә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залының матбугат хезмәте.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57