Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Сабан туе бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе буенча семинар-практикум була

Сабан туе бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе буенча семинар-практикум була

admin 21.04.2016

(21 апрель, 2016 ел)  ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Традицион мәдәниятне үстерү үзәге 25 апрельдән 29 ына кадәр «Сабан туе бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе» семинар-практикумын уздыра.

Әлеге чара татар халкының Сабан туе милли бәйрәмен Россия төбәкләрендә, чит илләрдә оештыру һәм уздыру эшенә ярдәм итү максатында оештырыла.

Анда катнашу өчен Россиянең 44 төбәгеннән һәм 7 чит илдән татар иҗтимагый оешмаларыннан 70 вәкил чакырылган, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Семинар-практикум Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренең өстәмә һөнәри белем бирү институты базасында уздырыла. Әлеге эшкә ТР Фәннәр академиясе, Россия Көрәш федерациясе вәкилләре җәлеп ителә.

 http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57