(11 март 2015) Беренче сайлап алу туры 13 мартта Түбән Кама шәһәренең халыклар Дуслыгы йортында узачак.
Фестиваль Татарстанда яшәүче төрле халыклар мәдәниятенең үзара дуслык мәйданчыгына әверелүне, милли мәдәниятләр, тел, этнос, йола-фольклор мирасын саклау һәм үстерү традицияләрен дәвам итүне максат итеп куя.
Фестиваль 3 этапта уза. Беренче этапта Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округларында сайлап алу смотрлары үткәрелә. Икенчесендә исә сайлап алу комиссиясе фестивальнең зона этапларындагы иң яхшы чыгышларны билгели. Соңгы этап итеп, фестивальнең гала-концерты уздырыла. Гала-концерт 17 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә булыр дип көтелә. Фестивальдә балалар иҗат коллективлары катнаша. Ул 5 номинациядә уздырыла: «вокал», «хореография», «нәфис сүз», «инструменталь музыка», «фольклор-йола сәхнә чыгышлары».
«Салават купере» III Республика балалар һәм яшүсмерләр фестивален Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йорты оештыра