Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Салават күпере” журналы бәйрәме

“Салават күпере” журналы бәйрәме

admin 24.12.2015

(24 декабрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында балалар өчен чыга торган “Салават күпере” журналының 25 яшьлек юбилее уңаеннан балачак бәйрәме үтте. (ФОТО)

IMG_2623

Бәйрәмгә республиканың төрле төбәкләреннән ел дәвамында үзләренең төрле сәләтләрен күрсәткән, “Салават күпере” журналына актив рәвештә үзләренең язмалары, шигырьләре, рәсемнәрен юллаган, журнал оештырган бәйгеләрдә катнашкан сабыйлар җыелган иде. “25 туган көн”, “Багалмам”, “Китап сере” – бәйрәмдә нәкъ менә әлеге конкурсларда җиңү яулаган балаларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЧарагаТатарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр идарәчесе Ләззәт Хәйдәров, җәмәгать эшлеклеләре, күп еллар дәвамында журнал чыгаруда көчләрен куйган мөхәррирләр һәм рәссамнар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар чакырулы иде.

IMG_2569

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәзм Миннеханов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Журналистлар берлеге әгъзалары исеменнән “Салават күпере” журналын Римма Ратникова котлады:

“Салават күпере” – ул үзе бер дөнья, бик матур, ачык балачак дөньясы. Ул балаларга белем дә бирә, аларны тәрбияли дә”.

Римма ратникова ТР Президенты Рөстәм Миннехановның рәхмәт хатын укыды. “Сезнең журнал яшь талантларның интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәсен күтәрүгә, танып-белү һәм иҗади активлыгын үстерүгә, аларны татар халкының тарихына һәм мәдәният мирасына, традицион-рухи, әхлакый кыйммәтләренә карата хөрмәт рухында тәрбияләүгә хезмәт итә”, — дип язылган иде анда.

IMG_2523

Белешмә өчен. «Салават» журналын 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап таба. Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыга. Соңгы 20 ел эчендә Зиннур Хөснияр – бу уникаль журналның баш мөхәррире, аны илһамландыручы һәм үстерүче.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57