Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Салават күпере»нең яңа төсләре

«Салават күпере»нең яңа төсләре

admin 24.02.2015

(24 февраль 2015)  1 марттан «Салават купере» III Республика балалар һәм яшүсмерләр фестивале старт алачак. Фествальне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты оештыра.
Фестиваль Татарстанда яшәүче төрле халыклар мәдәниятенең үзара дуслык мәйданчыгына әверелүне, милли мәдәниятләр, тел, этнос, йола-фольклор мирасын саклау һәм үстерү традицияләрен дәвам итүне максат итеп куя.
Фестиваль 3 этапта уза. Беренче этапта Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округларында сайлап алу смотрлары үткәрелә. Ул 1 марттан 10 мартка кадәр дәвам итә. Икенчесендә (11 марттан 28 мартка кадәр) исә сайлап алу комиссиясе фестивальнең зона этапларындагы иң яхшы чыгышларны билгели. Соңгы этап итеп, фестивальнең гала-концерты уздырыла. Гала-концерт 17 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә булыр дип көтелә. Фестивальдә балалар иҗат коллективлары катнаша. Ул 5 номинациядә уздырыла: «вокал», «хореография», «нәфис сүз», «инструменталь музыка», «фольклор-йола сәхнә чыгышлары».

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57