Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Самарада “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла

Самарада “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла

admin 19.03.2015

(19 март 2015) Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

 3 апрель көнне Самараның Киров исемендәге Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар иҗат коллективлары арасында “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла.

Әлеге чара һәр ел саен апрель аенда була һәм тулы заллар җыя. Фестиваль беренче тапкыр 1997 елда үткәрелгән. Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шуңа бәйле рәвештә, концерт Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасыннан башланачак. Концерт программасы кысаларында “Яктылык” мәктәбе иҗат коллективлары совет халкының 1941-1945 елларда батырлыгына багышланган вокаль-хореографик композиция тәкъдим итәргә ниятли.

Беренче елларда фестивальне “Тунан тел” Самара өлкәсе татар берләшмәсе оештыра торган булган. Соңгы елларда исә чараны үткәрүне Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәрияте үз өстенә алган. Финанс ярдәмне өлкәнең Мәдәният министрлыгы һәм “Халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе күрсәтә, диелә “Самара татарлары” сайтында.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57