Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Самарадагы паркта татар йорты салыначак

Самарадагы паркта татар йорты салыначак

admin 03.06.2016

(3 июнь, 2016 ел) Самара шәһәрендә “Волгарь” экошәһәрендә Халыклар дуслыгы паркы төзелә башлау хөрмәтенә тантаналы чара узды. Бу паркта милли стильдәге йортларга, шул исәптән татар йортына, нигез салу ниятләнә.

Әлеге уникаль киңкүләм проект “Самара өлкәсе халыклары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.  Бу хакта Самара өлкәсе Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Проект Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин тарафыннан хупланган. Ул 2014 нче елның 4 ноябрендә Халыклар дуслыгы паркы нигезенә яшь буынга мөрәҗәгать белән капсула салу тантанасында катнашкан һәм Халыклар дуслыгы паркының попечительләр советын җитәкләгән. Парк төзү проектын, шулай ук, “Халыклар дуслыгы йорты” учреждениесе һәм “Россия халыклары ассамблеясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасы да хуплый.

Халыклар дуслыгы паркы Самара өлкәсенең мәдәни күптөрлелеген саклау, төбәктә дуслыкны ныгыту һәм милләтара теләктәшлекне саклау максатыннан төзелә.

Төзелеш башлану уңаеннан оештырылган тантанада төбәкнең милли иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, аларның иҗади коллективлары катнашкан. Алар төрле халыкларның традицион йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләп, алардан күренешләр күрсәткәннәр. Аннан соң уртак Дуслык өстәле артында чәй эчү оештырылган.

Төрле халыкларның тарихы, казанышлары һәм мәдәни традицияләре, аларның Россия дәүләте үсешенә керткән өлеше чагылдырылган йортлар бердәм техник бирем буенча төзелә – аларның мәйданы 55 кв. м, һәм утар территориясе 500 кв. м дан гыйбарәт. Биредә көнкүреш предметлары, милли костюмнар, парк тематикасын чагылдырган башка экспонатлар тәкъдим ителә.

Халыклар дуслыгы паркында экскурсия, концертлар, конференцияләр, милли туйлар, милләтара бәйрәмнәр һәм фестивальләр узачак.

Халыклар дуслыгы паркы Самара өлкәсенең туристик маршрутларына кертелеп, Самара җирлегендә яшәүче барлык халыкларның бердәмлеге символы булачак.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57