Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган тантаналы чаралар була

Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган тантаналы чаралар була

admin 13.08.2015

(11 август, 2015 ел) Муса Җәлил эзләре буйлап Санкт-Петербург – Тосно – Лисино – Корпус – Радофиниково – Санкт-Петербург маршруты буенча экскурсия дә оештырыла

25 август көнне Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил (1906-1944) истәлегенә багышланган тантаналы чаралар уздырыла.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм татар халкының бөек улы, каһарман-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең һәлак булуының 71 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үткәрә.

Искәртеп узыйк: нәкъ Ленинград җирендә, Волхов фронтында, өлкән политрук чолганышта калып, авыр яраланган хәлдә әсирлеккә эләгә. Муса Җәлилнең аннан соңгы гомере фашистлар тоткынлыгында аларга каршы яшерен көрәштә үтә. …1944 елның 25 августына — Җәлил һәм көрәштәшләренең башын гильотинада чапканчыга кадәр. 

Быел 25 август көнне ветераннар һәм Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге өчен 2нче һөҗүм армиясе яу урыннары һәм Муса Җәлил эзләре буйлап Санкт-Петербург – Тосно – Лисино – Корпус – Радофиниково – Санкт-Петербург маршруты буенча экскурсия оештырыла.

Экскурсиядә катнашучылар Тосно шәһәрендә Җәлил һәйкәленә һәм Радофиниково бистәсендә һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәкләр салырга бара.

Шул ук көнне сәгать 10.00дә Муса Җәлилнең Санкт-Петербургтагы һәйкәленә чәчәкләр китерү тантанасы һәм хәтер митингы була, дип хәбәр итә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте.

Фотосурәт wikimapia.org, мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтларыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57