Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре уздырыла

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре уздырыла

admin 14.12.2015

(14 декабрь, 2015 ел) Декабрьдә Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре уздырыла. Бәйрәм чаралары Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тарафыннан оештырыла.

Аерым алганда, Татар мәдәнияте көннәре кысаларындагы беренче чара 9 декабрьдә үткәрелгән. Казан кинокомпанияләренең берсе “Ленфильм” кино үзәгендә “Рудольф Нуриев. Рудик” фильмын тәкъдим иткән. Моннан тыш, 12 декабрьдә Милли әдәбиятлар китапханәсендә “Төньяк-көнбатыш төбәктә татар халкы тарихы: үткәннән – киләчәккә” дигән темага фәнни-мәдәни конференция уздырылган.

Иртәгә, 15 декабрьдә, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә “Санкт-Петербург Рәшит Гыйләҗев рәсем сәнгатендә” дип аталган күргәзмә ачыла. Рәшит Гыйләҗев – Санкт-Петербургның күренекле рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Шул ук көнне төбәкнең татар җәмәгатьчелеген тагын бер зур вакыйга көтә: Каюм Насыйри институтының Санкт-Петербургта үзәге эшли башлар дип планлаштырыла. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты карамагында булдырылган Каюм Насыйри институты халыкара мәдәни-белем бирү үзәкләре челтәре ярдәмендә Россия төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә татар телен җәелдерүгә юнәлтелә. Институтның Санкт-Петербургтагы үзәге эшчәнлеге кысаларында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар, Казан мөгаллимнәре катнашында татар әдәбияты буенча лекцияләр, фәнни конференцияләр оештыру күздә тотыла.

17 декабрьдә Санкт-Петербургның татар интеллигенциясенең тагын бер күренекле вәкиле – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, сынчы Винера Абдуллинаның “Татарларым” күргәзмәсе эшли башлый.

19 декабрьдә Санкт-Петербургның Красносельский районында “Луч – Нур” милли мәдәният йортын ачу танатанасы уздырыла. “Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, бу Россиянең төньяк-көнбатышында төзелгән беренче Татар милли-мәдәни үзәге булачак. Гомуми мәйданы 1 мең кв.мдан артык булган әлеге йорт бинасы татар эшмәкәре, химаячы Габделбәр Алимов акчасына төзелгән. Анда семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, мәдәни-күңел ачу чаралары уздыру өчен каралган урыннар, татар биюенә һәм җырына өйрәтү өчен класслар, шулай ук гыйбадәт залы урнашачак. Киләчәктә шушы ук бинада татар милли һәм мөселман киемнәре, татар компакт-дисклары, сувенирлары һәм китаплары кибете ачу күздә тотыла. Моннан тыш, татар телен өйрәтү, татар халык ашлары буенча курслар оештырылыр, хатын-кызлар клубы эшләр дип көтелә. Төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән милли китапханә фонды булдыру да планлаштырыла.

Татар мәдәнияте көннәрен 20 декабрьдә 18.00дә “Мюзик-Холл” театрында Татарстанның сәнгать вәкилләре катнашындагы зур концерт белән ябу күздә тотыла. Концертны ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге оештыра. Анда татар эстрадасының әйдәп баручы җырчылары һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашуы көтелә. Концерт ТР Хөкүмәтенең Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүчеләргә Яңа ел алды бүләге булачак. Анда керү – бушлай.

Бу хакта ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүмат  http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57