Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Санкт-Петербургта татар теле курслары

Санкт-Петербургта татар теле курслары

admin 27.05.2015

 (27 май 2015)  Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Фэйсбук челтәрендәге битендә болай дип яза:

— Петербургның татар теле укыту курсларының берсендә булып кайттым. Курсларны Башкортостаннан килеп монда медицина университетында укучы Шәрәпова Лилия һәм проектлау институтында эшләүче Хәкимова Ләйсән үз инициативалары буенча алып баралар. Курсларны үткәрү өчен урынны аларга Петербургның татар эшмәкәре Ирек Галиев үз офисыннан биргән. Укучыларның күбесе монда бүтән шәһәрләрдән килеп белем алучылар. Алар Курганнан, Оренбургтан, Ульяновскидан, Үзбәкстаннан, Казахстаннан килгән. Аралашкан вакытта бу егет-кызларның милләтебезнең үткәне белән генә түгел киләчәге турында да ныклап уйланулары күренде.

http://tatar-congress.org/

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57