Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Санкт-Петербургта Татарстан республикасы көне хөрмәтенә милли-мәдәни чара үткәреләчәк

Санкт-Петербургта Татарстан республикасы көне хөрмәтенә милли-мәдәни чара үткәреләчәк

admin 21.07.2016

(21 июль, 2016 ел) Санкт-Петербургта татарлар тормышы белән бәйле берничә оешма эшләп килә. Милли тормышның җанлылыгы һәм 5 сентябрьдә булачак зур милли-мәдәни чара турында Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин сөйләде.

Вариант-2

Аның сүзләренә караганда, 2010 нчы елда халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, бүгенге көндә Санкт-Петербургта 32 мең татар, Ленинград өлкәсендә 8 мең татар яшәве билгеле.

“Хәзерге вакытта татарлар тормышы белән бәйле берничә оешма эшләп килә: татарларның милли-мәдәни автономиясе, татарлар җәмгыяте, “Нур Плюс” оешмасы… Узган елның декабрь аенда меценат Габделбәр Алимов үз акчасына “Луч-Нур” милли-мәдәни үзәге өчен 1 мең кв.м мәйданлы бина төзеп бирде. Хәзерге вакытта анда намаз бүлмәсе бар, татар теле курслары, татар хореографиясе буенча курслар эшли. Шәһәдәге милли тормышка алар да актив рәвештә кереп киттеләр”, — дип сөйләде Ренат Вәлиуллин.

Ренат Вәлиуллин 5 нче сентябрьдә Татарстан мәдәнияте көннәре форматында, “Сөембикә” журналы белән берлектә, Татарстан Республикасы көне хөрмәтенә зур милли-мәдәни чара үткәрергә җыенулары хакында хәбәр итте.

“Татарстаннан рәссамнарны чакырабыз. Горький мәдәният йортында Татарстан күргәзмә оештырачакбыз. Артистлар катнашында концерт куячакбыз. Хәзерге вакытта сценарий төзелә”, — диде ул.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Экстремизм идеологиясенә каршы тиешле чаралар күреп тору урынлы
Далее: Иске Татар бистәсендә заманча форматлы Печән базары узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57