(15 июнь, 2016 ел) 22 июньдә, 15.00 сәгатьтә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Санкт-Петербургта яшәүче татар рәссамнарының күргәзмәсе ачыла. Әсәрләрнең тематикасы төрле — пейзаж, портретлар, шактый өлеше татар халкына багышланган.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Валиуллин Ренат Нәкыйф улы әйтүенчә, Санкт-Петербургта татар галимнәре, рәссамнары, скульпторлары бик актив эшли. Соңгы елларда мәдәни багланышлар тагын да ныгыды. Мәсәлән, Кама Тамагы Олы Мәрәтхуҗа авылында драматург Туфан Миңнуллинга һәйкәлне Санкт-Петербург скульпторы Венера Абдуллина иҗат итте. Шулай ук Татарстан һәм Санкт-Петербург җырчылары катнашында концертлар, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрларының гастрольләре, Казанда Эрмитажның күргәзмәләре оештырылды.
“Күргәзмә идеясен күптән планлаштырып йөри идек инде. Петербургта татар рәссамнары шактый күп, без шуларның бишесен алып килмәкче булабыз. Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның җитәкчесе Ринат Закиров тырышлыгы белән бу күргәзмә милли-мәдәни үзәктә узачак. Бу эштә без – Даими вәкиллек тә турыдан-туры катнаштык. Безнең өчен бик мәртәбәле чара булачак, чөнки аерым рәссамнарның Казанда күргәзмәләре булганы бар, әмма коллектив күргәзмә беренче тапкыр уза”, — диде Ренат Вәлиуллин.
Күргәзмәдә Рәшит Гыйләҗев, Елена Сайтбагина, Сания Бәхтиярова, Илдус Вахитов һәм Рәшит Әдһәмовлар иҗат иткән картиналар куелачак. Тамашачыларга һәр рәссамның унышар әсәре — барлыгы 50 әсәр тәкъдим ителәчәк.
“Нәкъ менә татар факторын алга кую максатыннан, шушы ук эшне Питерда уздырырга телибез. Киләчәктә шушы биш татар рәссамының әсәрләреннән Петербургның абруйлы залларының берсендә күргәзмә оештырачакбыз. Билгеле, беренче чиратта татар тематикасын иң алдынгы урынга чыгарырга телибез”, — диде Ренат Вәлиуллин.