Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Саранск шәһәрендә мордва халкының чираттагы съезды булып узды

Саранск шәһәрендә мордва халкының чираттагы съезды булып узды

admin 27.10.2014

22-25 октябрьдә Мордовиянең башкаласы  Саранск шәһәрендә мордва халкының  VI съезды  булып узды. Анда Россиянең 40 тан артык төбәгеннән 350 делегат, 300 дән артык кунак   катнашты.

Әлеге съездның төп үзенчәлеге шунда — пленар һәм секция утырышлар Мордовия башкаласында гына түгел, ә административ районнарда уздырылды. Аның   кысаларында  тантаналы рәвештә милли мәдәни үзәк, шулай ук кәсепчелек үзәге, беренче бөтендөнья сугышы геройларына һәйкәл, С.Д.Эрьзи исемендәге сәнгать музее  ачылды. мордва

Әлеге форумда делегатлар телне,  мәдәниятне, милли үзаңны үстерү ,  Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мордва халкының үзара хезмәттәшлеген  ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.    Форум эшендә  Татарстан Республикасының мордва милли-мәдәни автономиясе , Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эчке эшләр сәясәте Департаменты  вәкилләре дә катнашты.  Ике республика халкы арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән өлеше өчен Мордовия Республикасы башлыгы В.Д.Волков Татарстан Республикасының мордва милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенә Рәхмәт хаты тапшырды.

Информацион үзәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57