(11 февраль) Казакъстанда татарстанлылар, татарлар яшәгән кебек, язмышын Татарстан белән бәйләгән казакъ милләте вәкилләре дә шактый. Татарстан халыклары ассамблеясы Советы рәисе Сәгыйть Джаксыбаев ТРдагы казакълар милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеге турында шәрехләмә бирде.
С.Дж.: 1991 елда Казанда югары уку йортларында укучы казакъ студентлары якташлыгы Вахитов районында рәсми теркәлеп эшләп китте. Ул чакта Татарстанда 2 меңләп казакъ яши иде, шуларның яртысы – башкалада. Аннары шәһәр югарылыгында оешма булдыруга ихтыяҗ туды. Бу идея белән якташлыкның чишмәбашында ук торган лидерлар — Батыржан Кенжетаев, Мади Бексултанов, Далехан Талбаев янып йөрде. Ул вакытны мин яңа оешкан “Казакъстан” Казан җәмгыяте (2000 елдан ул – республиканың “Казакъстан” казакъ милли-мәдәни мохтарияте) җитәкчелегенә килдем. Беренче көннәреннән үк оешма актив иҗтимагый эшчәнлек алып барып, Татарстан халыклары корылтаен үткәрү мөрәҗәгате белән чыгучыларның һәм ТР Милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясен (АНКО РТ) гамәлгә куючыларның берсе булды (2007 елның октябреннән ул — Татарстан халыклары ассамблеясы).
Җәмгыятьнең төп казанышлары дип арадашлык миссиясе уңышлы башркарылуын атар идем. Мисалга, 1993 елда Казакъстан белән Татарстан Фәннәр академияләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануда оешма тарафыннан инициатива күрсәтелде. Икенче елны исә җәмгыять Татарстан оборона предприятиеләре җитештергән хәрби максатларда булмаган продукцияне Алматыда күргәзмәгә куеп саттыруга иреште. Казакъстанның күп кенә җәмәгать эшлеклеләре элек Казанда торды, монда укыды. Әйтик, алар арасында Казан университетын тәмамлаган, Россия Дәүләт Думасына ике тапкыр депутат булып сайланган Әхмәт Бәйрәмҗановны, казакъ календарьларының тәүгеләренең берсен төзегән Мөхәммәтжҗан Кадабаевны әйтергә була, Казан укытучылар семинариясен тәмамлаган Сейткали Мендешевның Казакъ Республикасы халык комиссарлары советының беренче рәисе булуы билгеле.
Казанда хәзер күпмеләп казакъ гомер итә?
С.Дж.: Хәзерге вакытта Казанда 1 мең тирәсе казакъ яши, аларның яртысыннан күбрәге – студент. Әйтергә кирәк, җәмгыятебездә нәкъ менә студент яшьләр активлык күрсәтә. Егетләр һәм кызлар Татарстан Халыклар дуслыгы йортында җыела, бәйрәмнәр, концертлар оештырып үткәрә – әле дә ярый Татарстанда килеп елышыр, очрашыр шундый урыннар бар! Казакълар башкалар белән бертигез университетка керә, студентлар тулай торакларда яшәү мөмкинлегенә ия. Олырак казакълар – алар шул ук студентлар, тик Казанга 20-30 ел элек килеп, шунда яшәп калганнар. Алар бернинди проблемасыз эшкә урнаша, вазифаи урыннар били.
Аерым алганда, Казанда урнашканда казакълар нинди дә булса уңайсызлыклар кичерәме?
С.Дж.: Казакълар биредә әйбәт яши. Казакъ диаспорасы Казанда, тулаем Татарстанда яшәү мәсьәләсендә бернинди кыенлык кичерми. Казакъларга карата республикада хөрмәт күзәтелә, әйбәт мөнәсәбәт яши – мин моны бөтен җаваплылык белән, һич арттырусыз әйтәм. Алар эш эзләп күченеп йөрмиләр, ә югары уку йортларында, аспирантурада укырга киләләр, гомумән, үсеш өчен киләләр.
Татарстан Республикасы Казакъ милли-мәдәни мохтарияте алдына нинди бурычлар куя?
С.Дж.: Безнең өчен тугандаш ике республика – Татарстан һәм Казакъстан мөнәсәбәтләренең һәрьяктан үсеше бурыч-максат булып тора. Ике тугандаш халыкның элемтәсе тарихын өйрәнәбез, Казан вузларында укып, Казакъстан үсеше өчен зур өлеш керткән казакълар турында монография әзерләдек. 1844 елда Казан император университетына шәрәфле әгъза итеп сайланган Жангир ханга мемориаль такта куйдырдык. Быелгы планда – Казакъстан дәүләтчелегенең 550 еллыгын ел дәвамында билгеләп үтү. Казакъстанда 2015 ел Казакъстан халкы ассамблеясы елы буларак үтә. Билгеле булганча, Татарстан халыклары ассамблеясының Казакъстан халыклары ассамблеясы белән килешүе бар, һәм без, тәҗрибә уртаклашып, үзара тыгыз багланышта эшлибез.
Татарстан белән Казакъстан арасындагы дуслыкны тагын да ныгыту өчен нәрсә эшләп була?
С.Дж.: Икътисади һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтергә, бер-беребезгә, элеккегечә, мәдәни чаралар белән йөрешергә кирәк. Безгә бер-беребезнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яхшы белү зарур. Хәер, болай да яхшы беләбез үзе, ләкин белемнәрне тулыландырып тору мөһим.
Алсу ГАТАУЛЛИНА үткәрде.