Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Семейда Тукайга һәйкәл куячаклар

Семейда Тукайга һәйкәл куячаклар

admin 22.09.2015

(22 сентябрь, 2015 ел)  20 сентябрьдә булачак һәйкәл урынында — Иртышка су коючы Семипалатинка елгасы яр буенда — истәлекле таш кую тантанасы үтте.

Семейдагы татарлар Казахстанда үзләренең күп санлы һәм актив булулары белән аерылып торалар. Семипалатинск-Семейны татарларсыз күз алдына да китереп булмый, һәрхәлдә шәһәрнең 300 елга якын тарихы бөтенләй икенче булыр иде. Шуңа күрә Семей акимы Ермак Сәлимовның Тукайга һәйкәл кую идеясы хуплап алуы һәм аны кую өчен иң матур урын бүлеп бирүе очраклы түгел.

Өзелеп яраткан туган шәһәрендә Тукай һәйкәле кую инициативасы җирле бизнесмен, депутат, хәйрияче Рафаиль Хазиповныкы. Дәүләт структураларында әлеге мәсьәлә каралсын өчен ул йөргән.

Һәйкәлне ясату, куйдыруга акчаны семейлылар күршеләре Усть-Каменогорски татарлары кебек күмәкләшеп җыерлардыр. Билгеле булганча, быел июнь ае ахырында анда тантаналы рәвештә Җәлилнең бюсты куелды. Аны булдыруга йөзләрчә казахстанлы катнашты, кайсы 200 тенге (50 рубль) кайсы меңнәрчә АКШ доллары биреп, кирәкле сумма тупланды.

IMG_5250-620x330

Тукай һәйкәле урынына таш кую чарасы тантаналы төстә үтте. Аңа татар оешмаларында башлап йөрүчеләр, бизнесменнар, педагоглар Татар сәнгать мәктәбе укучылары һәм Казаннан килгән кунаклар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи катнаштылар.

Виктория Купцова, Семей, Казахстан

Мәгълүмат http://tatar-congress.org сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57