(2 марта 2015) Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм хезмәткәрләре “Хәтер эстафетасы”на чыктылар.
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды һәм Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында узды. Эстафета кысаларында чаңгыда шуу, күңелле стартлар уздырылды.