Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Сергей Лавреньев: ”Мөселман киносы фестиваленә юлланган фильмнар быел күпкә сыйфатлырак”

Сергей Лавреньев: ”Мөселман киносы фестиваленә юлланган фильмнар быел күпкә сыйфатлырак”

admin 05.09.2015

(5 сентябрь, 2015 ел) Ул быелгы фестивальдә, Европа кинокартиналарына караганда, шәрык илләренеке күбрәк булуын да ассызыклады“Быел фестивальнең программасын формалаштыру күпкә җиңелрәк булды, чөнки конкурска юлланган фильмнар күпкә сыйфатлырак иде,- диде бүген ТР Мәдәният министрлыгында Казан XI халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән матбугат конференциясендә комиссия җитәкчесе Сергей Лаврентьев. – Конкурска җибәрелгән фильмнар саны күп булса да, аларны карау кыенлык тудырмады. Хәзер фильм төшерү өчен әллә ни кирәкми: кешеләрнең, техниканың күп булуы, оештыру сәләте булу да мөһим түгел. Узган ел кәрәзле телефонга төшереп юлланылган кинокартиналар да шактый иде”, — диде ул.

Кино тәнкыйтьчесе сүзләренчә, уенлы кинолар арасында аерылып торган лидер фильм юк. Аның фикеренчә, фестивальдә җиңү түгел, ә катнашу мөһимрәк.

Сергей Лавреньев быелгы фестивальдә Европа кинокартиналарына караганда, шәрык илләренеке күбрәк булуын да ассызыклады.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57