Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Сергей Лавров: Освенцимны Кызыл Армия азат иткән. Анда руслар да, украиннар да, чеченнар да, татарлар да, грузиннар да булган

Сергей Лавров: Освенцимны Кызыл Армия азат иткән. Анда руслар да, украиннар да, чеченнар да, татарлар да, грузиннар да булган

admin 22.01.2015

(22 гыйнвар) Россия Тышкы эшләр министрлыгы Схетынаны «тарихтан көлүне туктартырга» чакырып белдерү ясады.

Лавров Польша тышкы эшләр министрының Освенцим турындагы сүзләрен "мыскыллау" дип атады<br />

Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Польша тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Гжегожа Схетынаның Освенцим концентрацион лагеры иң беренче украиннар тарафыннан азат ителгән дигән белдерүен мыскыллау дип атады.

«Мин хәтта моны шәрехли алмыйм. Освенцимны Кызыл Армия азат иткән. Анда руслар да, украиннар да, чеченнар да, татарлар да, грузиннар да булган. Бу вәзгыятьтә нинди дә булса милләтчелек хисләрендә уйнарга омтылу — мысыллау һәм оятсызлык», — дип белдерде Лавров.

Кичә Схетына Польша радиосына биргән интервьюда 1945 елның 27 гыйнварында Освенцимга беренче булып нәкъ менә украин солдатлары кергән дигән.

«Бу Беренче Украина фронты һәм украиннар иде дию дөресрәктер. Чөнки нәкъ менә украиннар әлеге гыйнвар көнендә лагерь капкаларын ачып, лагерьны азат иткән», — дигән министр.

Схетына белдерүе шунда ук Россия хакимияте тарафыннан ачулы шәрехләр тудырды.

БМОда Россиянең даими  вәкиле Виталий Чуркин искәрткәнчә, Беренче Украина фронты составына советлар Союзының 100дән артык этник төркеме кергән, шул исәптән руслар, украиннар, белоруслар, грузиннар, әрмәннәр, әзербайҗаннар, Үзәк Азия милләтләре вәкилләре.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57